20 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Кыргый хайваннар катнашындагы юл һәлакәтләре арткан
Ел башыннан бирле Татарстанда кыргый хайваннар катнашында 191 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
-
Яңалыклар
Яман шеш диагнозы куелган пациентларның уртача яше арткан
Илдә соңгы ун елда беренче тапкыр яман шеш диагнозы куелган пациентларның уртача яше арткан.
-
Яңалыклар
Сәламәтлек саклау министры Россия халкының шикәр белән тозны күп ашавын әйткән
Россиялеләр шикәр белән тозны артык күп куллана, шул ук вакытта аларның көндәлек рационында яшелчәләр җитми.
-
Яңалыклар
Татарстан юлларында кыргый хайваннарны куркыту җайланмаларын сынаячаклар
Татарстанда кыргый хайваннар автотрассаларга йөгереп чыкмасын өчен киртәләр һәм аларны куркыту җайланмалары урнаштыралар.
-
Яңалыклар
Казанда Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Бүген Татарстан башкаласының Мостай Кәрим исемендәге скверында Башкортстан Республикасының халык шагыйре һәм язучысы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Митинг-концерт Мостай Кәримнең тууына 107 ел булуга багышланган иде.
-
Җәмгыять
Быел Казанда 10,3 миллиард сумлык социаль объект төзелгән
Быел Казанда 10,3 млрд сумлык 8 социаль объект төзелгән. 44 социаль учреждениене капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү 2,1 млрд сумга төшкән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин сөйләде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Автосәнәгатьне үстерү республика һәм тулаем ил өчен зур әһәмияткә ия»
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугада яңа «Соллерс» автомобильләре җитештерелә башлавы турында МАКС каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Чаллы театрында Минтимер Шәймиев турындагы спектакль тәкъдим итәчәк
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларны премьералар белән сөендереп тора. Тиздән коллективның Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка багышланган спектакльгә репетицияләре башлана.
-
МӨҺИМ
Коры калу: быел Татарстанда 700 мең тонна ашлык җыелмыйча калган
Быел урып-җыю чорында яңгырлар күп яву сәбәпле, игенчеләр 700 мең тонна ашлыкны җыеп ала алмаган. Ил өчен дә, республикага да шактый зур сан. Гомумән алганда, быел кырлардан 3 млн 837 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш күләме гектарыннан 34,5 центнерны тәшкил итә.
-
Яңалыклар
Миңнеханов Сколтех һәм Синтетик каучук фәнни-тикшеренү институтының эшләнмәләре белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
-
Яңалыклар
Министр: «Шәхси хуҗалыкларда терлек саннарын киметүне туктата алдык»
Быел хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм йөзеннән 1,8 млрд сум акча тотылган. Чыгымнарның бер өлешен каплау максатыннан бирелә торган яңа программа нәтиҗәсендә фермер хуҗалыклары 789 мөгезле эре терлек, 200 сарык һәм 250 мең кош-корт сатып алган һәм 45 техника яңартылган.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәне уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
-
Яңалыклар
Министр: «Сөт бәяләрендә уңай үзгәреш бар»
“ВТ” хәбәрчесе республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровтан сөт бәяләре турында сорады.
-
Яңалыклар
Марат Җәббаров ашлык бәяләренең түбән булуын әйтте
Әлеге вакытта 3 нче класслы бодайның бер тоннасы 11 мең 550 сум (узган ел 14 200 сум иде), фураж өчен бодай 8 700 сум (11 550 сум иде) тора.
-
Яңалыклар
Сайлауларны актив яктырткан Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләделәр
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.